“Тату сыйныф серләре” конкурсында катнашып, 3 урынны яулаган Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылар һәм ата-аналар командасы Казан шәһәрендә Мария Киселеваның “Солтан патша турында әкият” дип аталган су тамашасын карады.
“Солтан патша турында әкият” – Олимпия уеннары чемпионкасы Мария Киселева катнашындагы иң яхшы проект санала. Проект авторлары классик сюжет, искиткеч музыка, якты бизәлеш һәм заманча әкият геройларын берләштергән гаҗәеп тамаша барлыкка китергән.
Тамашачының барысы да әлеге бәйрәм чарасыннан канәгать калды.