Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында технология укытучыларының чираттагы семинар - киңәшмәсе узды. Әлеге семинарда технология укытучысы М. Баһавиева “Киемне модельләштерү” темасы буенча мастер-класс уздырды. Шулай ук Олы Подберезье һәм Федоровское мәктәпләре укытучыларының бу темага кагылышлы чыгышлары тыңланды.