Безнең юбиляр

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Морат авылында гомер кичерүче Анастасия Журавлева үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны әлеге күркәм бәйрәме белән котларга Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде.

Анастасия Журавлева зур хөрмәткә лаек шәхес. Хезмәт юлын мәктәп елларыннан ук сыер савучы булып башлый ул. Соңыннан 1983 елда аны ашханәгә билгелиләр һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя ул. Бүгенге көндә юбилярның 6 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Якыннары янәшәсендә, аларның хөрмәтен, яратуын тоеп, һәр яңа туган көнгә куанып гомер кичерә Анастасия Сергеевна. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International