7 декабрь көнне Саба муниципаль районының балалар иҗат үзәгендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге VI республика балалар театр иҗаты конкурсы узды. Биредә Кайбыч муниципаль райоонының Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының театр коллективы да катнашты. Алар тамашачы алдында Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасын сәхнәләштереп, 3 урынга лаек булды. Җитәкчеләре – Р. Сайранова, А. Насретдинова, А. Кадыйрова.