Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген, ягъни 5 декабрьдә Кайбыч районы прокуратурасы шәхси эшмәкәрләрне, кече һәм урта бизнес вәкилләрен кабул итә, шулай ук консультация ярдәме дә күрсәтә.

Кабул иту барышында шәхси эшмәкәрләргә законда булган үзгәрешләр, аларга карата дәүләт һәм муниципаль тикшерү, күзәтчелек итү органнары тарафыннан тикшерүләр үткәрү барышында хокукларын яклау аңлатылачак. Алдан язылу кирәкми.

Кабул итү район прокуратурасында 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасы бинасында үткәрелә.

Адресы: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 11 йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 2-10-62.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International