Олы Кайбыч урта мәктәбендә инглиз теле укытучылары семинары узды. Анда Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме кечкенәләре дә катнашты. Алар семинар барышында үзләренең инглиз теле буенча белемнәрен күрсәтте.