Кече Мәме авылы җирлегендә беренче тапкыр шәхси хуҗалыкларданкапчыкларга тутырылган чүпне җыю оештырылды. Авыл халкы бу яңалыкны хуплады. Иртәнге 7 сәгатьтә шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллинның “КамАЗ” машинасы килеп, шәхси хуҗалыклардан капчыкларга тутырылып капка төбенә чыгарып куелган чүпне җыеп алды.
Чүп калдыкларын бу рәвешле җыю күп финанс чыгымнары да таләп итми.
Әлеге яңалыкны тормышка ашыру алдыннан, Кече Мәме авыл җирлеге Башкарма комитеты тарафыннан халык белән очрашып, сөйләшүләр үткәрелде.