Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары тарафыннан өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтелде

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Кайбыч муниципаль районы Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары ялгыз әби-бабайларга бакча, өй эшләрендә ярдәм оештырды, хәлләрен белеште.

Ә 4 октябрьдә мәктәпнең спорт залында өлкән абый-апалар, әби-бабайлар белән очрашу кичәсе үтте. Укучылар аларга шигырьләрен, җыр – биюләрен бүләк итте һәм хезмәт дәресләрендә үзләре ясаган кечкенә бүләкләрен тапшырды. “Бәйрәм хәтердә калырлык, бик күңелле булды”, - дип чын күңелдән сөенүләрен әйтеп, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде өлкәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International