Салтыйган авылы китапханәсендә китапханәче Гөлсинә Камалова мәктәп укучылары белән көзге кул эшләренә багышланган мастер-класс уздырды.
Чара барышында балалар бик теләп үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте. Төсле кәгазь, шырпы, пластилин ярдәмендә алар үз куллары белән үзенчәлекле чәчәчкләр, торле фигуралар ясады. Дәрес көз турындагы күңелле җырлар белән үрелеп барды.
Мастер-класс ахырында балалар көзге тематикага багышланган якты һәм кызыклы күргәзмә оештырды.