Кайбычта гриппка каршы көрәш бара

2017 елның 8 сентябре, җомга

Быелның 15 нче августыннан районда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. 

Район үзәк хастаханәсенә балалар һәм зурлар өчен «Совигрипп”, мәктәп укучылары өчен “Ультрикс” вакциналары кайтты.  Быелгы вакциналарга А/ (H1N1), A /(H3N2), B штаммлары кергән.

Әлеге вакциналар шулай ук беренчел табиб ярдәме күрсәтү амбулаторияләренә, фельдшер-акушерлык пунктларына таратып бирелде. Гриппка каршы прививка ясату аеруча 6 айлык балалардан алып, 60 яшьтән өлкән кешеләргә, авырлы хатын-кызларга, хроник авырулардан иза чигүче һәм кискен распиратор вирус инфекцияләре белән еш авыручы затларга киңәш ителә.  Кече яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, хезмәтләре кешеләр белән актив аралашуга корылганнар да авыруга бирешү куркынычы төркеменә керәләр.

Быел районда барлыгы 5540 кешегә, ягъни районда яшәүчеләрнең 40,5 процентына вакцина ясау планлаштырыла. 7 сентябрьгә алынган мәълуматлардан күренгәнчә, әлегә 1466 кешегә прививка ясалган, шуларның 499ы – балалар.

Сентябрь-октябрь айлары вакцинация өчен иң кулай вакытлардан санала.  Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 8-12 көннән, ә иммунитеты төшкән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан соң башланачак.

Прививканы яшәү урыны буенча беркетелгән һәрбер хастаханәдә ясатырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International