Авыл халкы Корбан ашына җыелды

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Кайбыч районы авылларында Корбан ашы үткәрелде.

Кичә исә Кече Кайбыч халкы авыл мәчетендә оештырылган әлеге изге бәйрәм ашына җыелды. Кичәне Казаннан килгән кунак Ильяс хәзрәт Җиһанша башлап җибәрде. Район хакимияте башлыгы Альберт Рахматуллин үз чыгышында мәчеткә җыелган һәркемне Корбан гаете белән котлады, җылы теләкләрен юллады.

Бәйрәм ашына 63 кеше килгән иде. Вәгазьләр тыңлый-тыңлый мул табыннар артында хәләл ризыклар белән сыйланды, корбан итеннән авыз итте авыл халкы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International