ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

9 май бәйрәме алдыннан Кайбыч сырхауханәнең баш табибы Гөльнара Сәфиуллина Бөек Ватан сугыш ветераны Анна Андрееваны котлады. Без ветеранга  озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында өлкән төркемнәр арасында строй җыры конкурсы узды. 

5 майда  Олы Кайбычның  "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү  комплексында Кайбыч районы буенча бадминтон беренчелеге узды. Анда 2006-2008 кадәр, 2009 елгы һәм яшьрәк сыйныф укучылары катнашты.

 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Казанда “Балалар мәсьәләсе” дип аталга Хокукый ярдәм көне уздырылачак. Шәһәрлеләргә балалар хокуклары һәм яшүсмерләр мәнфәгатьләре буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтеләчәк. 

“Россия-Ислам дөньясы: Казансаммит 2017” IX Халыкара икътисади саммиты  Татарстан башкаласында бүген старт алды. Быелгы очрашуның бурычы, узган еллардагы кебек үк - сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм Россия һәм ислам хезмәттәшлеге илләре Оешмасының мәдәни элемтәләрне ныгыту.

 


8
май, 2018 ел
сишәмбе

7 май көнне Кайбыч үзәк сырхауханә коллективы, үзләренең территорияләрендә чәчәкләр утырттылар.

Майның матур көнендә, Бөек җиңү бәйрәме уңаеннан Олы Кайбычта  башкарма комитетының  район Советында чәчәкләр утырту буенча өмә үтте.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! 

Сезне чын күңелдән Бөек җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрик итәм! 

7 майда чәчәкләр утырту планлаштырыла.

Җиңү Көне бәйрәмен әзерлек буенча  актив эш алып барыла. 


5
май, 2018 ел
шимбә

Бүген 5 май көнне Кайбыч районында «Урман утырту көне» акциясе кысаларында яшь үсентеләр утырттылар. Анда районның барлык оешма, учреждение, предприятиеләре хез­мәт­кәрләре чыкты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International