Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 2019 елның беренче яртыеллыгында җир законнары таләпләрен үтәү буенча 5,8 меңнән артык тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә 5 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Җир законнарын бозу очраклары арасында иң киң таралган җир кишәрлекләрен үзирекле рәвештә алып бару кала.
Шушы көннәрдә "Вика" төзелеш фирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең балта остасы Гужов Александр Анатольевич үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән аны Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, 2019 елның 23 июлендә Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәреләчәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы формированиеләре тарафыннан 4400 тонна печән, 57400 тонна сенаж һәм 128 тонна яфрак азык әзерләнгән.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.
Суд карарын үз вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә, әлеге карар белән танылган субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны гарантияли, шулай ук мондый карар белән расланган юридик бурычларны үтәүне гарантияли.
Кайбыч районы ГХАТ бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, узган атнада Олы Кайбычта 4 пар никахларын теркәделәр: Олы Тәрбиттән Алексей Малов һәм Альбина Корникова, Олы Кайбычтан Наил Гарәфетдинов һәм Федоровскийдан Илсинә Низаметдинова, Иске Чәчкабтан Ирек Әхмәтов һәм Олы Кайбычтан Алия Низамиева, Хуҗа Хәсән авылыннан Дмитрий Макаров һәм Буа районыннан Марина Васильева.
21 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» XX юбилей фестивале узды. Питрау керәшеннәрнең иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе булып тора. Гадәттәгечә аны изге апостоллар Петр һәм Павел истәлегенә багышланган бәйрәм иттеләр.
Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Газимҗанова Хәдичә Газимҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шундый истәлекле көн белән юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул Хәдичә Газимҗановнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, шулай ук бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да котлады.
18 июль көнне районда авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә рейд үткәрелде. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева, социаль яклау белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкиле Алия Сафина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Зөлфия Гарәфетдинова, полициянең участок уполномоченныйлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Комиссия Олы Подберезье, Ульянково һәм Федоровский авыл җирлегендә яшәүче гаиләләрдә булды.