5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.
Бүген район башлыгы урынбасары Нафикова Гөлназ Нурислам кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле көн белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, аңа эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләде.
Кайбыч район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Аблязова «хатын-кыз-мәдәният һәм рухият»номинациясендә җиңүче булды. Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне чын куңнелдән язның иң матур бәйрәме халыкара Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Әниләр, апалар, хатыннар, кызлар - шушы яз сезгә матурлык мизгеле, яхшы кәефләр, туганнарыгызның йорәк җылысын буләк итсен. Сезнең тормышыгыз мәхәббәт, якыннарыгызның игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торсын. Һәрчак мөләем һәм гүзәл булып калыгыз. Күңелегездә һәрчак яз булсын. Бу җирдә сез булганга, безнең йортларда җылы һәм уңайлы, акыллы һәм сәламәт балалар үсә, сезнең ярдәмегез белән җирдә тормыш дәвам итә.
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхматуллин.
2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.
5 март көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" бассейнында хатын-кызлар арасында 8 Март бәйрәменә багышланган, йөзү буенча ел саен үткәрелә торган шәхси-команда турниры узды.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы һәм Халыкара реконструкция һәм үсеш банкының “Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә булышлык күрсәтү” проектын гамәлгә ашыру өчен Кайбыч муниципаль районында пенсия яшендәге халык өчен финанс белеме буенча татар телендә курслар үткәрелде.
Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.
Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Беренче тапкыр бәйге физик затлар өчен дә, Россия вузлары өчен дә бер үк вакытта үткәрелә.