5 март көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" бассейнында хатын-кызлар арасында 8 Март бәйрәменә багышланган, йөзү буенча шәхси-команда турниры узды.

2020 елның 6 марты, җомга

      5 март көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" бассейнында хатын-кызлар арасында 8 Март бәйрәменә багышланган, йөзү буенча ел саен үткәрелә торган шәхси-команда турниры узды. Ярышларда авыл җирлекләреннән, оешмалардан, предприятиеләрдән һәм учреждениеләрдән 15 команда катнашты. Нәтиҗәдә, гомуми команда зачетында Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Совет җыелма командасы җиңү яулады, икенче урында - Мәлки авыл җирлеге, өченчедә - мәдәният бүлеге. Шәхси зачетта иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

     35 яшькә кадәрге категориядә:

I-Рамилә Аблязова (Башкарма Комитет)

II- Елена Кузнецова (Надеждино авыл җирлеге)

III- Тамара Шулаева (Багай авыл җирлеге)

     45 яшькә кадәрге категориядә;

I-Алия Биккулова (Башкарма Комитет)

II- Елена Долгова (Мәлки авыл җирлеге))

III- Татьяна Ворожейкина( Кече Мәми авыл җирлеге)

     55 яшькә кадәрге категориядә

I- Гөлнара Сафиуллина( РҮХ)

II-Валентина Охотникова( Кече Мәми авыл җирлеге)

III Светлана Матвеева( Хуҗа Хәсән авыл җирлеге)

     55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:

I-Чулпан Камалиева( мәдәният бүлеге)

II-Светлана Малюкина (Иске Тәрбит авыл җирлеге))

III урын Мария Ершова (Федоровски авыл җирлеге))

     3-25 метрлы эстафетада Башкарма комитет хезмәткәрләре иң яхшы дип табылды, икенче урында Мәлки авыл җирлеге командасы, өченче урында Кайбыч үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International