ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2020 ел
шимбә

«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!Сезне бөтенхалык бәйрәме – фашист илбасарларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм.Вакыт бары тик совет халкы тарафыннан кылынган батырлыкның бөеклеген арттыра, ул безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр! 9 Май-кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугыш тәмамлануны символлаштырган бөтенхалык бәйрәме генә түгел, ул күпмилләтле илнең күпмилләтле халкының ныклыгы, батырлыгы һәм рухының бөеклеге символы.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 май көнне 13.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты А.З. Фәррахов гражданнарны Skype: Priemnayaer116 буенча дистанцион режимда кабул итәчәк.
Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8(843)-238-10-00.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Кайбыч районында "Георгий тасмасы"акциясе старт алды. Волонтерлар, МГЕР штабы әгъзалары, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, тасмалар тараталар. Барлыгы 3000 нән артык тасма таратылачак.

Илдәге катлаулы вәзгыять уңаеннан, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече социаль хезмәт алучылар белән үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү кирәклеге турында дистанцион консультацияләр үткәрә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганчы күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрүне дәвам итәчәк.

Кайнар линиягә шалтыратып, гражданнар яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле чаралар гамәлдә булган чорда күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә, күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нишләргә икәнен белә алачаклар.


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

1. Чәчү эшләрен 10 майга кадәр төгәлләргә.

2. Муниципаль берәмлек һәм бизнес вәкилләре көче белән Җиңү көненә азык-төлек җыелмалары тапшырырга.

3. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, Бөек Ватан сугышында катнашучының йорт ишегалдын җыештырырга һәм төзекләндерергә.

4. 9 майга кадәр Кайбыч районының 75 еллык Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре һәм территорияләрен төзекләндерү буенча ремонт эшләрен төгәлләргә.

5. Ветераннарны котлау һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәлләргә веноклар салу эшен оештырырга.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Кайбыч районында һәйкәлләр һәм обелискларны төзекләндерү эшләре алып барыла.


5
май, 2020 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта Кайбыч районының барлык хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Район башлыгы А. И. Рәхматуллин бүген чәчү эшләренең барышын тикшерде. 5 май торышына, төбәктә чәчүлек мәйданнарының 30% тан артыграгы чәчелгән. Һава шартлары уңай булганда, 10 майга эшләрне 100% ка тәмамлау планлаштырыла.

29 кеше хастаханәгә салынган, 62 кеше өйдә дәвалана (аларның җиңел яки симптомсыз формасы).
2 очрак читтән кертелгән, 89-авырулар белән контакт.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан "СЛ-Молоко" компаниясе  «Ярдәм янәшә»! акциясендә катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм ветераннарның тол хатыннарына үз продукцияләре белән азык-төлек пакетлары әзерләнгән иде. Волонтерлар көче белән барлыгы 49 азык-төлек пакеты тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International