Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районының Советында шофер булып эшләгән Әнәс Галиуллинны туган көне белән тәбрик итте. Ул Аңа ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар теләде һәм рәхмәт хатын тапшырды.
2018 елның 30 июнендә ял паркының ябык шугалагында, яшьләр көненә багышланган дискотека булачак. Башлана 20:00 сәгатьтә. Күңелле булачак. Рәхим итегез!
27 июнь көнне районның яшь гвардиячеләре волонтер елына багышланган "Без бергә" дигән чара оештырдылар.
29 июннән алып 8 июльгә кадәр Казан дәүләт аграр университетының Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендәге студентлар театры Рәдиф Сәгъдиевның «Мәхәббәткә мең рәхмәт» дип исемләнгән спектакль күрсәтәчәк. Керү 150 сум.
Республика территориясендә 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.
Хәзерге вакытта Олы Урсак авылында күпфункцияле үзәк төзиләр.
Бүген 28 июнь көнне Татарстан Республикасының Лаеш районында «Татарстанда кыр көне — 2018» күргәзмәсе бара.
22 июньдә Кайбыч үзәк балалар китапханәсендә, Казаннан килгән китапханәчеләр Люция Гыйльметдинова һәм Елена Шлячкова булдылар.
29 июнь көнне, "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
Татарстан икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» ел саен эшмәкәрләр берләшмәсе белән очрашулар үткәрә.