Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда урып-җыю эшләре башлану белән танышты. Ул «Дубрава» ҖЧҖ хуҗалыгында булды, анда беренчеләрдән булып язгы арпа җыя башладылар.
26 июль көнне район Советының административ бинасында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев рәислегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә оешма һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 20646 га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк булачак.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы тарафыннан 2019 елның беренче яртыеллыгында кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү турында 3800гә якын гариза кабул ителде.
Бүген үзенең юбилеен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Камалетдинов Радик Мәҗит улы билгеләп үтә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны шушы истәлекле көн белән котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, эшендә уңышлар теләде, шулай ук агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Россия укучылары Спартакиадасы кысаларында Раменский шәһәрендә бадминтон буенча ярышлар узды.
Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Кайбыч районы авылларында үзешчән артистлар катнашында "Кичке уен" халык күңел ачулары уза.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №8 районара инспекциясе салым түләүчеләргә хәбәр итә: «акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарын кулланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 03.07.2016 ел, №290-ФЗ Федераль закон нигезендә «акча белән исәп-хисап ясаганда һәм (яки) түләү карталарын кулланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында» 22.05.2003 ел, №54-ФЗ Федераль законга.
Бүген үзенең юбилеен «Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты» муниципаль казна учреждениесенең территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Ильясова Илсөя Фәрит кызы билгеләп үтте.