ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2019 ел
шимбә

Хуҗалыкларда терлекчелек продукциясе җитештерү күрсәткечен яхшырту – аграрийлар алдында торган мөһим бурычларның берсе. Шул максатта “Алтын кырлар” агрофирмасының Ульянково, “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән бүлекләрендә киңәшмә үткәрелде.

 

 

1 август көнне Хуҗа Хәсән авылында Апас районыннан килгән иҗат төркеме катнашында концерт булды. Чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинның ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов катнашты. Алар 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачагын һәм хуҗа хәсәнлеләргә үзләренең гражданлык бурычларын күрсәтеп, аларда актив катнашырга мөрәҗәгать итүләрен искәртте. Раил Рафаэлевич шулай ук районда дәүләт программалары һәм милли проектлар уңышлы тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте.
 

2 август көнне Борындык авылында авыл бәйрәме булып узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Алсу Сәетова бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.
 


2
август, 2019 ел
җомга

Төзүчеләр проект финанслауга күчкәч, эскроу счетларын кулланып бер ай вакыт узды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итүнең үзгәргән тәртибе турында искә төшерә.
 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.

 

Бүген ЗАГС бүлегендә үз никахларын Чуашстаннан Алексей Сетямин һәм Надеждино авылыннан Наталия Сапаркина теркәделәр.
 

Бүген ГХАТ бүлегендә үз никахларын Мөрәле авылыннан Альберт Гайнетдинов һәм Аксубай районыннан Алия Җиһангирова теркәделәр. 

 

Бүген Казан шәһәрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Муниципаль берәмлекләре башлыклары өчен "Массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек" программасы буенча ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәров катнашында укулар уза. Анда шулай ук Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнаша.

"Экология, мәдәният, мәгариф "мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең яңа директоры итеп Кәлимуллин Айрат Азат улы билгеләнде. Моңа кадәр, әлеге вазифаны биләгән Багавеева Наталья Анатольевна Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасына күчерелде.
 

Бүген Кайбыч район Советы юристы Әхмәтова Лилия Шәүкәт кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, Лилия Шәүкәт кызына нык сәламәтлек, иминлек, эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук аңа истәлекле бүләк тапшырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International