ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Салым кодексы нигезендә, 2019 елда алынган керемнәр турында 30 апрельгә кадәр хисап тотарга кирәк иде. Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, шулай ук икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары кысаларында салым түләүчеләр һәм салым агентлары тарафыннан салым декларацияләрен, исәп-хисапларны, бухгалтер (финанс) хисапларын һәм башка документларны (таләп буенча тапшырыла торган документлардан тыш) тапшыру срогын өч айга озайту турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләре башлыклары белән дистанцион киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хәбәр итә, Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралу сәбәпле, 2020 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә республика эшкуарлары өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне уздырыла.

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.

Хәзерге һава шартлары Татарстанның аерым районнарында кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр итте. Кар кайбер урыннарда 5 см-га кадәр төшкән. Әмма авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күңелләрен төшермиләр.

 «Россия 1» телеканалында 21.00 сәгатьтә Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмы күрсәтелә башлый.


12
апрель, 2020 ел
якшәмбе

 «Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor.tatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарының ишегалды территорияләренең 341 проекты барлыкка киләчәк.

6 апрельдә «Татарстанның 100 легендар бренды»дигән масштаблы халык тавыш бирү тәмамланды. Проект, республиканың зур тарихына мөрәҗәгать итеп, аның ничек төзелүе һәм үсүе, йөз ел дәвамында аның йөзен кем билгеләве, сәнәгать, медицина, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм башка тармакларда флагман булуы турында сөйли. Катнашучылар арасында көрәш бик кискен булды - республика халкы 200 мең тапкыр тавыш бирде.

  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International