Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләре башлыклары белән дистанцион киңәшмә үткәрде

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләре башлыклары белән дистанцион киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә каралган төп темаларның берсе-районда короновирс инфекциясен профилактикалау чаралары булды, ул катнашучыларны муниципалитет территориясендә вирус барлыкка килүне һәм таралуны булдырмау буенча көйле эшләргә чакырды.

«Дөньяда коронавирус белән хәл «начар сценарий» буенча үсә, паниканы чәчәсе килми, әмма коронавирус белән көрәш медицина мәсьәләләреннән генә чыкты инде. 280 карарга нигезләнеп, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә вахта ысулы белән эшләүче район халкына аерым игътибар итәргә кирәк дип район башлыгы билгеләп үтте.

Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, өлкәннәргә, ялгыз кешеләргә игътибарлы караш булдыру бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International