ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Газетаның электрон почтасына Валентина Чумаринадан түбәндәге эчтәлектәге хат, фотосурәтләр килде: “Йөзьяшәр таллар да елый икән. Алар тамырлары белән туфракка бик нык береккәннәр һәм Иске Тәрбит авылын “бизиләр”. Фотоларда – ботаклары җиргә сынып төшкән тал агачлары
Кайбычта кечкенә авылларны саклауны максат итеп эшлиләр. Хезмәт яшендәге кешеләре бармак белән генә санарлык булган кечкенә авылларда, фермалар саклануы бик әйбәт. 20 хуҗалыклы Колабирдедә генә түгел, районыбызның башка кечкенә авылларында да фермалар эшли. Әйтик, 14 хуҗалыклы Олы Колаңгыда – 99, 30 хуҗалыклы Симәкидә – 240, 15 хуҗалыклы Малалада – 185, 28 хуҗалыклы Каргалыда – 93,  нибары 10 хуҗалыклы Воскресенский һәм 9 хуҗалыклы Победа авылларында 192шәр баш мөгезле эре терлеге булган фермалар эшли

14
февраль, 2015 ел
шимбә
Кайбыч- тотрыклы рәвештә үсүче, үз-үзенә нык ышанган һәм аягында нык басып торучы район
13 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров районыбызның “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче филиалына караган Мөрәле бүлекчәсендә малларны кышлату барышы белән танышты

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
8 февральдә  “Кайбыч” боз мәйданында безнең кызлар Мамадыш шәһәренең “Олимп” командасы хоккейчы кызлары белән уйнады һәм җиңде! Ярыш Татарстан Республикасы беренчелегенә 2001-2003 елгы кызлар командалары арасында узды
Районның баш табибы Газимагомед Магомедов район мәктәпләренең бер төркем укучысын кабул итте. Юк, алар бирегә салкын тидереп тә, башка төрле чир йоктырып та килмәгән. Әлеге укучылар – булачак медиклар
Сугыш китергән хәсрәт-михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан сугыш чоры кешеләренең берсе – Әминә Хәйрулла кызы  Гарәфетдинова

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Олы Кайбыч авылының хоккей буенча ир-егетләр командасы Иделаръягы зонасында иң көчле командаларның берсе
XX йөзнең беренче яртысында татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында үзенчәлекле эз калдырган, татарча беренче басма газета һәм журналларның нәшире-мөхәррире, популяр җырчы-артист Камил Мотыйгый улы Төхвәтуллин (Камил Мотыйгый) 1883 елның 25 февралендә Казахстан Республикасының Җаек шәһәрендә Мотыйгулла Төхвәтуллин гаиләсендә дөньяга килә

6
февраль, 2015 ел
җомга
30 нчы гыйнварда Казан шәһәренең Мәскәү районы 75 нче мәктәп базасында булып үткән “13 нче Раштуа укулары”нда өч укучыбызның катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International