Олы Кайбычның хоккей буенча ирләр командасы иң көчле булуларын кабат раслады

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Алар моны гыйнварның соңгы көнендә бездәге боз мәйданында район башлыгы призына үткән турнирда тагын бер кат раслады. Альберт Рәхмәтуллин хоккейчыларга уңышлар теләде. Әлеге турнирда Кайбыч, Апас, Тәтеш, Чүпрәле районнары командалары катнашты. Беренче булып мәйданга Кайбыч – Чүпрәле командалары чыкты. Көрәш бик кискен барды, шулай да якташларыбыз инициативаны үз кулларына алып, көндәшләрен 11:2 исәбе белән җиңде. Апас – Тәтеш командалары очрашуы, апаслылар файдасына, 6:5 исәбе белән төгәлләнде. Турнирда өченче урын өчен Тәтеш – Чүпрәле районнары командалары ярышты. Бу юлы исәп, чүпрәлелеләр файдасына, 6:5 исәбенә тәмамланды. Беренче-икенче урыннар өчен финалда Кайбыч – Апас районнары командалары үзара көч сынашты. Уен башыннан ахырына кадәр кайбычлылар, инициативаны үз кулларында тотып, көндәшләрен 9:0 исәбенә отты. Бу инде турнирның төп призы – күчмә кубок икенче ел рәттән бездә калды дигәнне аңлата. Турнир барышында Руслан Җамалетдинов көндәшләре капкасына – биш, Илдус Вәлиуллин һәм Фәнил Миңнуллин – дүртәр, Илгиз Вәлиуллин – өч, Тимур Яруллин һәм Илназ Сәлахиев – икешәр, Ранил Гарифуллин бер алка кертте. Капкада Азат Хәбибуллин, Илнар Якупов торды. Икенче-өченче урыннарда – Апас районы, Чүпрәле командалары.

 

 


Мингазиз Сунгатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International