ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 15 декабрьдә көндез һәм төнлә Татарстан территориясендә көчле җил көтелә.

Бүген Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында физика һәм информатика укытучыларының район семинары узды.

Кайбыч муниципаль районы Мәлки авыл җирлеге башкарма Комитеты секретаре Альбина Шпакова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Кайбыч муниципаль районы Ябалак авыл җирлеге башкарма Комитеты секретаре Чулпан Камалиева Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 8 декабрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында шәхси беренчелеккә Республикакүләм кәгазь самолетлар очыру ачык ярышында катнашты. 

12 декабрь көнне Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында 8-22 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә узган “Идел - йорт” XVII Регионара театр фестиваль - конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

 Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбендә эшләп килүче  “Бөркеткәй” тәртип бозуларны кисәтү отряды Кайбыч районы мәдәният йортында узган яшь гражданнар Форумында катнашты. 

12 ноябрь көнне Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары төркем проекты буенча эшне төгәлләде. 


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

12 декабрь көнне Олы Подберезье урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Юлия Турова “Мәктәпнең тарих битләрен актарганда...” республика конкурсының бүләкләү тантанасында катнашты.

Ульянково авылының “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре “Файдалы гадәтләр – безнең ышанычлы дусларыбыз” дигән тема буенча балалар белән әңгәмә үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International