Бүген Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында физика һәм информатика укытучыларының район семинары узды. Семинар барышында физика һәм информатика фәннәре буенча икенче буын ФГОС таләпләрен кертү хакындагы актуаль сораулар каралды. Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм информатика фәннәре укытучысы Алмаз Җиһаншин “Токның көче. Ток көче юнәлеше” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.