ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

2 июль көнне Казанда Татарстан эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» дигән республика конкурсына йомгак ясалды. 

Бүгенге көндә, Мәлки авылында балалар мәйданчыгын төзиләр.

2 июль көнне Кайбыч районыннан 5 призывник армиягә хезмәт итәргә китте.


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Казан дельфинарий артистлары, безнең райондагы сәламәтлеге чикләнгән балаларга  дельфиннар белән "Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!" дигән тамаша әзерләде.

 29 июньдә  Лаеш шәһәрендә,  "Лаеш техник-икътисадый техникумы" базасында  социаль яклау, опека һәм попечительлек өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен секцион утырыш узды.

Бүгенге көндә,   мәктәп территориясен асфальт белән җәю эшләре тәмамланды.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районының Советында шофер булып эшләгән Әнәс  Галиуллинны туган көне белән тәбрик итте. Ул Аңа ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар теләде һәм рәхмәт хатын тапшырды.


29
июнь, 2018 ел
җомга

2018 елның 30 июнендә ял паркының  ябык шугалагында, яшьләр көненә багышланган дискотека булачак. Башлана 20:00 сәгатьтә. Күңелле булачак.  Рәхим итегез!

27 июнь көнне районның яшь гвардиячеләре  волонтер елына багышланган "Без бергә" дигән чара оештырдылар.

29 июннән алып 8 июльгә кадәр Казан дәүләт аграр универ­ситетының Татар­с­танның атказанган мә­дәният хез­мәткәре Роберт Галиев җитәк­челе­гендәге   студентлар  театры Рәдиф Сәгъдиевның  «Мәхәббәткә мең рәхмәт»  дип исемләнгән спектакль күрсәтәчәк.  Керү 150 сум.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International