ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген  Иске Тәрбит авылында яшәүче Иванова Александра Иван кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгели.

Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге пенсия фонды идарәсе, Кайбыч районындагы клиентлар хезмәте гаризасыз 2017 елда эшләгән пенсионерлар өчен пенсияләрен яңадан исәпләде, шуңа күрә август аеннан ул пенсионерларның пенсияләре артачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең дәүләт инспекторлары белән  законсыз җирләрне басып алу  бу елны 2000 артык очраклары ачыкланган. 

7-9 августка кадәр опека һәм попечительлык бүлеге  сырхауханә хезмәткәрләре белән берлектә чит кеше баласын тәрбиягә  һәм опекага алган  гаиләләрдә булды. Йөрү вакытында 24 гаилә каралды, анда 41 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

Бүген Кайбыч районы электр элемтәсе узелы начальнигы урынбасары  Шпакова Зөлфирә Әкрәм кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. 


10
август, 2018 ел
җомга

Узган атнада Надеждино авылының күпфункцияле үзәгендә  Надежда Карсакова, Наталия Быкова, Илгиз Насыров катнашында концерт узды.  

10 авустта Олы Подберезье авылында яңа табиблык амбулаториясен төзү буенча эшләр башланды.

5 августта Байморза авылының мәдәният йорты мәйданчыгында методист һәм китапханәче "Кичке уен" бәйрәмен оештырдылар. Бәйрәмгә балалар, яшьләр һәм авылның актив әбиләре килде.

18-26 августка кадәр 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр «КАМАЗ» мәдәният сарае янындагы мәйданда Бал Спасына багышланган ел да үткәрелеп килүче “2018 елгы бал ярминкәсе” оештырыла.

Кошман авылының Чишмәле урамында халыкның узара салым акчасына юл салу эшләре башланды.  Юлларны шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмтуллин  сала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International