Бүген Кайбыч районы электр элемтәсе узелы начальнигы урынбасары Шпакова Зөлфирә Әкрәм кызы үзенең 55 яшьлек юбиллен билгеләп үтә. Юбилее белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Район башлыгы чын күңелдән юбилярга озын гомер теләде, намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм мактау грамотасын тапшырды.