Китапханәче комсомолның барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында комсомолларның батырлыклары турында сөйләде, презентация күрсәтте. Бу чарада комсомол оешмасын җитәкләгән элеккеге комсомоллар Камалов Р. Р., Вахитов Ф. катнашты, алар Комсомол тормышыннан хатирәләре белән уртаклашты. Алар чарада катнашучыларны тарихы белән генә түгел, ә комсомолларныкы булган предметлар - комсомол билетлары һәм значоклар белән дә таныштырдылар.
Көз-елның иң серле вакыты. Ел фасылы, рәссам кебек, табигатьне матур төсләргә этәрә. Менә без дә, Кайбыч китапханәләре һәм клуб хезмәткәрләре, «Көзге бал» хөрмәтенә, көзгә багышланган күргәзмәләрне матур төсләргә буярга тырыштык.
26 октябрьдә Казанда "Наше время - Безнен заман"эшче яшьләр иҗаты фестиваленең зона этабы узды.
25 октябрь көнне Чуаш Республикасы Комсомол районының Урмай авылында "Уйнагыз гармуннар!" төбәкара фестиваль-конкурсы узды. Безнең районнан Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә Чүти авылында яшәүче, үзешчән фольклор коллективы гармунчысы Исламов Ринат катнашты. Ул «Үзем уйныйм һәм җырлыйм» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Бүген район мәдәният йортында көзге бал булып узды.
2018 елның 1 нояберендә сәгать 15-19 сәгатькә кадәр Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов хокук саклау органнары хезмәткәрләренең нигезсез гамәлләре һәм хезмәт хакын түләмәү мәсьәләләре буенча гражданнарны Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70 нче йорт адресы буенча кабул итә.
Бүген Бәрлебаш авылында төзелеш эшләрен төгәлләп, "Вираж-плюс" подрядчы оешмасы Олы Кайбыч авылының Яр буе урамы буенча юл төзелешенә кереште. Эш муниципаль юл фонды программасы буенча башкарыла.
Бүгенге көндә Олы Кайбыч авылында гражданнарның үзара салым акчасына Болын урамы (Луговая) буенча вак таштан юл салына. Эшне шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин башкара.
2018 елның 31 октябрендә 10:00 сәгатьтән алып 13:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә «Балалар мәсьәләсе» буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен планлаштырдылар.
Бүген, 2018 елның 24 октябрендә, район үзәк сырхауханәсендә районның фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары киңәшмәсе узды. Киңәшмәне баш табиб Сафиуллина Гөлнара үткәрде. Анда алар Кайбыч районы халкын гриппка каршы вакцинацияләү планы, авыруларны иртә ачыклау максатыннан флюорографик тикшерү вакытында узу, фельдшер-акушерлык пунктларын ягу сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.