ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

2019 елның 12 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе шәхси составы «Кайбыч ягы музее»нда булды.
 

12 июльдә контроль инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Емельянова Екатерина Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече Гафиятуллина Гөлчәчәк белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде. Чара барышында алар Кайбыч районы кибетләрендә булдылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, белгечләргә түбәндәге актуаль сораулар бирделәр. Бирелгән барлык сорауларга да ачык җаваплар бирелде. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән.  Шулай ук бу бүлектә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.
 

Флюорография-авырулар башлангыч стадияләрдә ачыклана торган мәҗбүри медицина тикшеренүләренең берсе.
 

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел балалар өчен җәйге дини укулар 15-28 июль көннәрендә Олы Кайбыч, Борындык, Шүширмә, Колаңгы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Салтыйган, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында оештырыла.

2019 елның 10 июлендә республикаара күргәзмә концертлары кысаларында Кайбыч район мәдәният йорты хезмәткәрләре Апас районының Каратун авылында "Күңелле ял итегез" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышларга күмделәр. Матур һәм истә калырлык номерлар тамашачыларга онытылмас тәэсирләр һәм хис-кичерешләр бүләк итте. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Минһаҗиев Рөстәм Хатыйп улы үзенең рәхмәтен һәм теләкләрен җиткерде.

Уку елы күптән тәмамланды, ә район мәктәпләрендә эш дәвам итә.  Мәктәп укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп яны участокларында тәртип урнаштыралар. Алар чәчәк түтәлләрен яратып, кайгыртучанлык белән карыйлар:  сибәләр, йомшарталар, карлыган җыялар.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  аларны  сайлап  алу  конкурсының   2  этабы  турында   игълан  итә.  

 

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы формированиеләре 3800 тонна печән, 47500 тонна сенаж һәм 114 тонна яфрак азык әзерләгән. Район буенча 1 шартлы терлеккә барлыгы 13,3 центнер азык әзерләнгән.

 

Агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Кайбыч муниципаль районы территориясендә урнашкан кибетләрдә, озату документларыннан башка гына сыра эчемлекләрен сату турында 2 мөрәҗәгать керде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International