ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, мәдәният йорты методисты Венера Фруэнтова, Мөрәле ФАПы фельдшеры Гөлфия Патшина 1 төркем инвалид һәм балачактан инвалид булганнарга бүләкләр тапшырдылар.
 

6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар.  

Инвалидлар декадасы кысаларында Хуҗа Хәсән авыл мәдәният йортында "КостяНика. Җәй вакыты" дип исемләнгән нәфис фильм күрсәтелде. Әлеге фильм мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмернең тормышы белән бәйле иде.


 

Бүген Казанда 9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы була.
 


8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

7 декабрьдә Казан IT-паркында "TAT.DIGITAL 2.0" ел саен үткәрелә торган конференция узды. Анда эре сәнәгать предприятиеләре һәм дәүләт органнары өчен, digital-мохиттә лояльлекне арттыру һәм имидж рискларын киметү буенча мөмкинлекләр һәм инструментлар тәкъдим ителде.
 

Олы буын вәкилләре Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева җитәкчелегендә, Галия Кайбицкая һәм Кайбыч ягы музейларында булып, район үзәгенә экскурсия ясадылар. Экскурсиядән соң кунаклар "Рәйхан" кафесына юл тоттылар, анда чәй табыны астында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
 


6
декабрь, 2019 ел
җомга

5 декабрьдә «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясенең "Серле сәхнә" берләшмәсе коллективы (җит.Чулпан Камалиева) Саба районында Шәүкәт Биктимеров исемендәге VIII Республика балалар театр сәнгате конкурсында катнашты һәм 3 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!
 

Бүген "Рәйхан" кафесында инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре белән очрашты. Чарада ТР «НАЗ» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова һәм башкалар катнашты.
 

Кайбыч муниципаль районы буенча Халыкара инвалидлар көненә багышланган төп чаралар планы http://kaybici.tatarstan.ru/rus/plani-meropriyatiy.htm
 

Бүген Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның иң яхшы комбайнчыларына - "иң яхшы комбайнчы-2019" республика конкурсында җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International