Бүген "Кайбыч" ярымябык боз шугалагында Иске Яңа елга багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Халык һәм кунаклар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы, уеннар һәм конкурслар әзерләнгән иде.
Бәйрәм барышында җыелучыларны муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады.
- 2019 ел безнең район өчен уңай һәм яхшы елларның берсе булды. Без барлык өлкәләрдә дә зур нәтиҗәләргә ирештек. Барлык нәтиҗәләр һәм уңышлар артында безнең халыкның зур хезмәте тора. Безнең район халкы күпмилләтле, без барыбыз да күп еллар дәвамында Кайбыч районы иминлеге өчен бердәм булып яшибез һәм эшлибез. Барыгызга да зур рәхмәт сүзләре, баш иябез! Мин барыгызны да яңа 2020 ел белән котлыйм. Бу ел барыбызга да сәламәтлек, уңышлар, иминлек, һәр гаиләгә тынычлык алып килсен, барлык хыяллар тормышка ашсын. Ышанам ки, без бергә куелган барлык максатларга да ирешәчәкбез, – диде Альберт Илгизәр улы.
Аннары район башлыгы мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренә актив катнашканнары һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен дипломнар тапшырды.
Шулай ук боз шугалагында тренер Фәрит Җиһаншин тәрбияләнүчеләрен – бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүчеләрне - Мөрәле мәктәбе тимераякта шуучыларны да хөрмәтләделәр. Аларга яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Бу җылы кышкы кичтә халыкка җыр башкаручылар Айдар Рәкыйпов, Илгиз Насыйров, Илгиз Борһанов, бәйрәмне алып баручы Евгений Шутько һәм башкалар Яңа ел кәефе бүләк иттеләр.
Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/6087939.htm.