ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Федоровское авылында халык җыены узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, районның оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Олы Кайбычта «Кайбыч» боз шугалагында яшь хоккейчыларның «Алтын Алка» ярышларының беренче көне узды. Ярышларда 3 муниципаль районнан: Кайбыч, Аксубай һәм Балтач районнарыннан 2006-2007 елгы егетләр катнашты.
 

2 февральдә Казан шәһәренең "Мәскәү" мәдәният үзәгендә керәшен этник сәнгатенең «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» ХІ бөтенроссия яшьләр конкурсы-фестиваленең Гала – концерты узды.
 

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан республиканы яклаган, төзегән, үстергән, таныткан, бүген дә моны дәвам иткән күренекле якташлар өчен тавыш бирү башланды. Кайбычлыларны якташларыбызга ярдәм итәргә, алар белән бәйле искиткеч вакыйгаларны искә алырга чакырабыз.
 

«Россия чаңгы юллары-2019» XXXVII Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында 8 февраль көнне Олы Кайбыч авылының "Дубрава" паркында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, укытучылар, эшчеләр һәм оешма хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм ветераннар арасында чаңгы ярышы узачак.
 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  2020  елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия  иҗтимагый  берләшмәләр  берлеге яшьләрнең авторлык  проектларына  һәм   мәгариф  өлкәсендәге  проектларга    «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия  конкурсын  уздыра.  
 

      Региональ операторларның хатлары нигезендә, 2019 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләргә бәя бер кешегә 78,05 сум күләмендә, күпфатирлы йортларда бер кешегә аена 71,95 сум күләмендә бердәм тариф чикләрендә билгеләнде.  ⠀ Агымдагы елның гыйнвар аенда региональ операторлардан «Татэнергосбыт» АҖ адресына 1.01.2020 дән каты көнкүреш калдыклары белән эш итү хезмәте буенча түләүләрне Бердәм тариф чикләрендә билгеләнгән түбәндәге бәяләр нигезендә башкарырга кирәклеге турында йөкләмәләр бирелде: ⁃ индивидуаль торак йортлар өчен - аена 93,66 сум; күп фатирлы йортлар өчен - аена 86,34 сум.
 

Еш кына сервис үзәкләре тарафыннан гарантия буенча телефоннарны ремонтлауга талоннар (накладной) рәсмиләштерү тәртибе буенча хокук бозулар булып тора.
 

Бүген Олы Подберезье авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Подберезье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Оксана Емельянова, район прокуроры ярдәмчесе Ринат Сафиуллин, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
 


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

3 февраль көнне муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә булды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International