15 февраль көнне Олы Кайбыч авылында "Кайбыч" боз шугалагында муниципаль берәмлекләрнең ир-ат командалары арасында Кайбыч районы Башлыгы Кубогына һәм призларына алкалы хоккей буенча турнир узды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярышларда Кайбыч, Апас, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары командалары катнашты.
15 февральдә Россиядә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу көнне без Ватаннан читтә хезмәт һәм хәрби бурычларын башкаручыларны искә алабыз.
15 февраль көнне Олы Кайбыч авылында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг булып узды. Бу көнне һәлак булганнарны искә алырга әфганчылар, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, яшь армиячеләр һәм башкалар килде.
Хөрмәтле интернационалист сугышчылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар!
Бүген Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Советының 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган 40 нчы утырышы узды. Анда ТР Премьер – министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, депутат ярдәмчесе Илшат Гафуров, КФУ беренче проректоры Рияз Минзарипов, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
12-14 февральдә Кайбыч муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган агросәнәгать форумында булды. Кыр шартларында агросәнәгать комплексы продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен кунакларга Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарының 3000дән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре күрсәтте.
12 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру булып узды.
2019 елның 3 июненнән 2020 елның 29 февраленә кадәр Федераль салым хезмәте «физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2015 елның 8 июнендәге 140-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ирекле декларациянең өченче этабы кысаларында махсус декларацияләр кабул итә.
11 февральдә Казан шәһәрендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Кайбыч муниципаль районыннан муниципаль этап җиңүчеләре: Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Садыкова Аделия (9Б сыйныф), Газимҗанова Гөлчәчәк (11Б сыйныф) һәм Федоровское урта мәктәбе укучысы Абдрахманова Айзилә (10б сыйныф) катнашты.
9 февральдә Казан шәһәрендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Кайбыч муниципаль районыннан муниципаль этап җиңүчесе, Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Аделия Садыкова катнашты. Йомгаклау этабын үткәрү нәтиҗәләре буенча ул республика олимпиадасы призеры булды. Без аны котлыйбыз!