Шушы көннәрдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта балаларны дистанцион формада укытуны оештыру чорында иң актуаль мәсьәләләр каралды. Профилактика субъектларына суицидаль күренешләрне, балалар травматизмын, интернет челтәрендә куркынычсызлык профилактикасы буенча эшне көчәйтергә тәкъдим ителде. Авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган балалар белән гаиләләрне, аларның мәшгульлеген һәм гаиләдә каты мөгамәләне кисәтүне аерым контрольгә алырга эйтелде.