ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Кайбыч районы Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында " муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау "темасына семинар узды. Семинарда Район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы,, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире - Шрша Равия Бәдертдин кызы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе - Рәхимов Салават Фоат улы, Кайбыч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе - Петухова Фәния Фәрит кызы, Кайбыч муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре катнашты.


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 15 кеше язылды.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәткәрләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.

Район башлыгы гражданнарны һәр сишәмбе 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр кабул итә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.

Җирләрнең кадастр бәясен билгеләү турында арадаш хисап документларын урнаштыру турында белдерү


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

«Яшүсмер-2020» «Каникуллар»  ведомствоара профилактик операциясенең икенче этабы кысаларында 2020 елның 24 июлендә  районның торак пунктлары буенча төнге рейд оештырылды. Парклар һәм балалар мәйданчыклары тикшерелде. Татарстан Республикасы  Административ хокук бозулар турында кодексының 3.11 статьясе 1 өлеше   буенча бер беркетмә төзелде.

    Районда профилактика субъектлары белән берлектә рейдлар атна саен расланган график буенча үткәрелә.

Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «экология, мәдәният, мәгариф «мәктәптән тыш эшләр үзәге» укучылары, Рахматуллина Эльмира Рәшит кызы җитәкчелегендә «Экологик патруль» проектының пилот этабында  «Бәрле елгасының экологик проблемалары» проекты белән конкурс нигезендә сайлап алу җиңүчеләре булдылар.

Беренче звеноны камилләштерү дәүләт программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм сәламәтлек саклау министры М. Н. Садыйков Кайбыч үзәк район хастаханәсенә 2 ашыгыч медицина ярдәме машинасы тапшырдылар.

 Витринага урнаштырылган 200дән артык бакыр, тимер һәм кәгазь акча урнәкләренең кайберләре моннан 3 гасырга якын элек чыгарылган. Араларында XIX-XX гасырларда кулланышта булганнары да бар. Төрле номиналдагы кәгазь акчалар әйләнеше өлкәннәрнең күбесенә таныш. Алар оныкларына, балалары на акчаның җәмгыятьтә тоткан урыны һәм акча әйләнешендәге үзгәрешләр хакында сөйлиләр.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларының региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигы

Мәдәни ялын оештыру формасы буларак музей комплексында экскурсия булды, анда 11 социаль хезмәт алучы, шуларның 5 балигъ булмаган бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International