Ел саен гражданнар үз милкендә булган милек, транспорт һәм җир салымнарын түли.
Ул, үз чиратында, салым түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча, салым органы тарафыннан җибәрелергә тиеш.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, конкурста катнашу өчен бер номинация кысаларында авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән кимендә өч мәкалә авторлары; массакүләм мәгълүмат чаралары һәм югары аграр уку йортлары редакцияләре; блогерлар, социаль челтәрләрдә һәм YouTube-каналларда пабликалар хуҗалары чакырыла. Шулай ук өченче ел рәттән инде конкурска үз эшләрен фотографлар тәкъдим итә ала - авыл тормышы темасын яктырткан иң яхшы рәсемнәр масштаблы фотокүргәзмәдә катнашачак. Бүгенгә Татарстаннан конкурска 16 катнашучы теркәлгән.
Росреестр Иннополиста ИТ - цифрлы берләшмә белән ачык диалог үткәрде
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан ташламалы ипотека дәүләт программасы гамәлдә булган ике ай эчендә 6,5% ставкасы белән 753 ипотека теркәлгән. Төзелгән килешүләр саны буенча Казан – 439 һәм Яр Чаллы – 161 лидер булды.
30 июль көнне “Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясендә узган очрашуда Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Əкраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы июнь – июль айларында түгәрәк даталарын билгеләп үткән юбилярларны туган көннәре белән котлап, аларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Гобаева Лилия Шафигулла кызы, Җамалетдинов Мансур Кыяметдин улы, Тимершина Савия Бәхетгәрәй кызы, Ильязова Гөлнур Мирза кызы, Галиаскарова Мәдинә Газизулла кызы, Галямова Фәридә Зәит кызы Кайбычта төрле тармакларда намус белән хезмәт куйган, районыбыз үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр. Аларга уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын теләделәр.
Министр боерыгы белән агымдагы елның маенда республикада сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелде һәм һәр районда база хуҗалыклары билгеләнде. 2,5 ай эчендә терлекләр белән эш итү программасын 30 хуҗалыкта урнаштырганнар, бу планның 71%ын тәшкил итә. Шулай ук 20 хуҗалык - бу 48% – тукландыруга идарә итү программасы аша катнаш азык әзерләү эшен оештырдылар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 8 нче районара Федераль салым хезмәте хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.07.2020 ел, № 976 карары белән, яңа короновирус йогышын профилактикалау чараларын үткәрү өчен, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнгән.
Кайбыч муниципаль район Советының 44 нче утырышы узды. Утырышта бүлек башлыклары, палаталар рәисләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасында барлыгы 1,5 млн. га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар, шулардан:көзге бодай – 361 мең га, көзге арыш - 10 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га, борчак – 60 мең га.