ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2013 ел
чәршәмбе
Район мәдәният йортында укытучыларның традицион август киңәшмәсе узды. Быел ул уку-укытуны сыйфатлы итүдә заманча технологияләр куллануның яңа мөмкинлекләр бирү темасына багышланды.
Быел да Кайбычта Республика көне уңаеннан зур бәйрәм тантанасы – кичке Сабантуй үткәрелә.

27
август, 2013 ел
сишәмбе
Төзелеш объекты бүген кырмыска оясыннан ким түгел: ут сары каска кигән төзүчеләр көн-төн кайнаша, техника гөрелтесе тынып тормый, ә койма эчендә моңарчы күренми генә утырган бина күз иярмәс тизлектә өскә “үрмәли”. Түзмәдек, яннарына барып сорашып кайтырга булдык: кемнәр эшли, әле ниләр белән шөгыльләнәләр, һәм иң мөһиме – бассейнлы спорткомплекс кайчан сафка басачак?
Әкренләп көзгә кереп барабыз. Хәзер терлекчелек белгечләре малларны җәйге лагерьларга күчерү мәшәкате белән йөри.  22 августта  Корноуховода хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, ветеринария врачлары, зоотехниклары катнашында киңәшмәдә малларны 1 сентябрьдән күчерә башлау бурычы куелды.

26
август, 2013 ел
дүшәмбе
Бу атнаның чәршәмбесендә район мәдәният йортының “Юлдаш” ансамбле Бәрлебашы авылында концерт куйды. Авыл уртасында ачык мәйданда узган бу концерт 30 августа билгеләп үтеләчәк Республика көненә багышланды.

23
август, 2013 ел
җомга
Бу дөньяда һәр җан иясе үзенең парын, тормыш юлдашын эзли, үз куышын, оясын булдырып, балалар үстерә. Район гражанлык хәле актларын теркәү бүлегендә җомга көнне өч парны теркәсәләр, иртәгә тагын өч парны теркәячәкләр. Шулай итеп, бу атнада Кайбычта тагын алты гаилә барлыкка килде.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча иң яхшы мәктәпләргә бәйге игълан иткән иде.

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә 450 мең сум акча җыелган

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 2013-2014 елдагы уку елына район мәктәпләрен әзерләүгә керткән өлеше өчен Татарстан Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Энгель Фәттәховның Рәхмәт хатына лаек булды.
Узган ел ахырында үткән киңәшмәләренең берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканы эшчеләр, инженерлар белән тәэмин итүгә нигез мәктәп елларыннан ук салынырга тиешлегенә басым ясап, шәһәр-районнарда  фәнни-техник иҗат мәйданчыкларының базасын булдыру бурычын куйган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International