Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 2013-2014 елдагы уку елына район мәктәпләрен әзерләүгә керткән өлеше өчен Татарстан Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Энгель Фәттәховның Рәхмәт хатына лаек булды.
Әлеге зур бүләкне республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Арчада узган киңәшмәсендә тапшырдылар. “Республиканың мәгариф практикасында заманча технологияләр” дигән исем астында узган киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте.