ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мин җәйге каникулларны түземсезлек белән көтеп алдым. Чөнки без каникуллар башлангач мәктәптә оештырылган «Чишмәкәй» лагерына җыелдык.

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
14 февральдә үткәрелүче Гашыйклар көне еш кына бәхәс уята. Имеш, безнең мәдәнияткә бөтенләй хас түгел, чит бәйрәм, диләр. Җитмәсә, бу көннең башлангычында торучы Изге Валентинны “Вәли”, “Вәлиулла” дип үзгәртүчеләр дә очрый. 8 июльдә Россиядә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – менә монысы безнеке. 
Гомер буе күңелемдә саклап килгән гаделсезлек турында языйм, дип күпме омтылган идем, аннан, гомер үтте инде, ходай үзе дөресләсен, дип тә уйлап куйдым.
Июнь ахырларында Казан шәһәрендәге Универсиада авылында робот техникасы буенча Бөтендөнья олимпиадасының Россиядәге этабы үтте.

8
июль, 2014 ел
сишәмбе
7 июль  Зәй районында авыл хуҗалыгы тармагында 2014 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә һәм урып-җыю кампаниясен уңышлы башкарып чыгу мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды.

5
июль, 2014 ел
шимбә
 Илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга җыена. “Сугыш” дип әйтүгә, яу кырында булганнар да, тылдагылар да күз яшьләре аша үткәннәрен сөйләргә тотына. Күңелдә сугыш елларының ачы хатирәләре кузгала. Мин дә бит сугыш чоры баласы. Авыр елларда үткән балачагым турында хәзерге яшь буынга гыйбрәт итеп сөйлисем килде.

4
июль, 2014 ел
җомга
Россиядә урманнарны, имәнлекләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган Халыкара фәнни-практик конференция июнь башларында Казанда узды.
Олы Кайбычтагы мәчеттә азан әйтүчеләрне без инде тавышларыннан таныйбыз, аларны тын да алмыйча тыңлыйбыз. Ураза ае башлангач кына азанны икенче бер кеше әйтә башлады, тавышы да безгә таныш түгел, көйләп укуы да безнекеләрдән аерыла. Баксаң, Кайбычка моңлы азан тавышын  Төркиядән килгән имам яңгырата икән бит.

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Июнь ахырларында Казанга республиканың барлык районнарыннан да математика укытучылары җыелды. Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узган бу чарада Математика елына йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International