Рамазан аенда Кайбычта Төркиядән килгән имам тәравих намазларын укыта

2014 елның 4 июле, җомга


Рамазан ае җитүгә Татарстанга ерак Төркиядән имамнар килүе бездә матур гадәткә әйләнде инде. Татарстан Диния назәрәте аша аларны республика районнарына билгелиләр. Быел килгән 31 имамның берсе – Мехмед Эрафшар хәзрәтне Кайбычка билгеләгәннәр.

– Минем Татарстанга беренче генә тапкыр килүем әле. Гүзәл икән татар иле, табигате матур, кешеләре ачык йөзле. Авыл халкы кунакчыл, мәчеткә йөрүчеләр белән аралашабыз. Ифтар мәҗлесләренә чакыралар, рәхмәт. Монда көннәр бик кызу түгел, ураза тотарга уңай. Бездә 35-37 градус эссе, шуңа да сусыйбыз, авыз ачканда суны күп эчәргә туры килә. Татар халкына, кайбычлыларга рәхмәтлемен, җылы каршы алдылар. Мин Рамазан ае дәвамында монда булачакмын, 27 июльдә Төркиягә китәм. Ураза бәйрәмен хатыным һәм улларым Ибраһим, Мөхәммәтали, кызым Зөһрә белән каршы алам, – диде Мехмед Эрафшар редакциягә килгәч.

Мехмед хәзрәт югары белемле, имам-хатиблар мәдрәсәсендә җиде ел, институтның илаһият факультетында ике ел укыган, Төркиянең танылган мәдрәсәләрендә тирән дини белемле имамнардан сабак алган.

– Төркия кунагына авыл халкы тирән хөрмәт белән карый. Ул Олы Кайбыч мәчетендә азан әйтә, биш вакыт намаз, тәварих намазларын укыта. Тәварих намазына егермедән артык ир-ат, утызга якын хатын-кыз йөри, – диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.

Дин әһелләре әйткәнчә, Рамазан – барлык гөнаһлардан арыну ае. Уразадагы мөселман кардәшләргә Аллаһы Тәгалә аны ахырына кадәр исән-сау тотып бетерергә насыйп итсен. Кем дә кем уразасын калдырмыйча тотса, гөнаһлары кичерелер.

 

 


Мингазиз Сунгатуллин


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International