ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Быел авыл җирлекләрендәге отчетлар шул җирлеккә караган кайбер кече авылларда да узды. Олы Урсактагысы да башта Кече Урсак клубында үтте. Бу кече авыллардагыларны да ишетү, аларның проблемаларын хәл итү өчен шулай эшләнә
Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел вакыт үтеп китте. Бу дәһшәтле сугышка карата халкыбызда төрле карашлар яшәп килде, төрле фикерләр ишетелде. Ни генә булмасын, илебезнең типсә тимер өзәрдәй батыр, яшь улларының гомерен өзгән бу сугыш халкыбыз күңелендә төзәлмәслек яра булып мәңге сакланыр.Традиция буларак, Кайбычта әфганчыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан, хәрби бурычларын әфган җирендә үтәгән якташларыбыз кабат бергә җыелды
Газетаның электрон почтасына Валентина Чумаринадан түбәндәге эчтәлектәге хат, фотосурәтләр килде: “Йөзьяшәр таллар да елый икән. Алар тамырлары белән туфракка бик нык береккәннәр һәм Иске Тәрбит авылын “бизиләр”. Фотоларда – ботаклары җиргә сынып төшкән тал агачлары
Кайбычта кечкенә авылларны саклауны максат итеп эшлиләр. Хезмәт яшендәге кешеләре бармак белән генә санарлык булган кечкенә авылларда, фермалар саклануы бик әйбәт. 20 хуҗалыклы Колабирдедә генә түгел, районыбызның башка кечкенә авылларында да фермалар эшли. Әйтик, 14 хуҗалыклы Олы Колаңгыда – 99, 30 хуҗалыклы Симәкидә – 240, 15 хуҗалыклы Малалада – 185, 28 хуҗалыклы Каргалыда – 93,  нибары 10 хуҗалыклы Воскресенский һәм 9 хуҗалыклы Победа авылларында 192шәр баш мөгезле эре терлеге булган фермалар эшли

14
февраль, 2015 ел
шимбә
Кайбыч- тотрыклы рәвештә үсүче, үз-үзенә нык ышанган һәм аягында нык басып торучы район
13 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров районыбызның “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче филиалына караган Мөрәле бүлекчәсендә малларны кышлату барышы белән танышты

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
8 февральдә  “Кайбыч” боз мәйданында безнең кызлар Мамадыш шәһәренең “Олимп” командасы хоккейчы кызлары белән уйнады һәм җиңде! Ярыш Татарстан Республикасы беренчелегенә 2001-2003 елгы кызлар командалары арасында узды
Районның баш табибы Газимагомед Магомедов район мәктәпләренең бер төркем укучысын кабул итте. Юк, алар бирегә салкын тидереп тә, башка төрле чир йоктырып та килмәгән. Әлеге укучылар – булачак медиклар
Сугыш китергән хәсрәт-михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан сугыш чоры кешеләренең берсе – Әминә Хәйрулла кызы  Гарәфетдинова

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Олы Кайбыч авылының хоккей буенча ир-егетләр командасы Иделаръягы зонасында иң көчле командаларның берсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International