Күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү процессы гражданнарның күп кенә сораулар тудыра. Сораулар туса Татарстанның Росреестры Росреестрның колл-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
14 июльдә Ильмаз Гәрәфиев Иске Чәчкабтан һәм Зилә Закирова Чүти авылыннан ЗАГС бүлегендә никахларын теркәделәр.
Бүген 18 июль көнне 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында чакыру комиссиясенең утырышы булып узды. Утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга Өлкән лейтенант дигән исем бирелде.
2018 елның 18 июлендә Кайбыч районы үзәк сырхауханәсендә Казан шәһәреннән килгән ветераннар госпиталендәге белгечләр: хирург, невролог, герантолог гражданнарны кабул иттеләр.
18 июльгә район буенча 4,5 мең тонн печән, 57 мең тонна сенаж һәм 146 мең тонна ботак-азыгы әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 15,4 ц азык берәмлеге тәшкил итә.
17 июльдә Олы Кайбыч Советының актлар залында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды.
17 июльдә Олы Кайбычның "Җилкән" мәктәп яны лагеренда балалар өчен әңгәмә уздырылды. Балалар җәен һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Бүген Подберезье табиблык амбулаториясенең шәфкать туташы Шамшакова Тамара Анатолий кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
24 июльдә сәгать 14:00-15:30 кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Марина Трофимова Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнары өчен видеоконференция режимында гражданнарны кабул итү үткәрә.
17 июль көнне Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенә Казан "Идел буе федераль университетының медик-санитар частеннән" кардиохирург Антон Омельяненко килде.