Кичә Кайбыч районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әмәтов Марат Готыф улы эш визиты белән килде.
Татарстан Республикасы Кайбыч районының гражданлык саклау идарәсе җитәкчесе булып Вәлиев Руслан Юрий улы куелды.
28 июль көнне Кече Кайбычта "Авыл көне" бәйрәме узды. Бәйрәм сабантуй рәвешендә үтте. Анда ат чабышы, мотоблоклар, тракторлар ярышы, төрле уеннар булды.
28 июль көнне мәдәният хезмәткәрләре, җирле үзидарә советы, мәктәпләр Кече Мәме авылында "Кичке уен" оештырдылар һәм үткәрделәр.
Тиздән безнең районда Олы Урсак авылында яңа мәдәният йорты ачыла.
Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма, чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр) халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хезмәтләрне электрон формада рәсмиләштерә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу – вакытны янга калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Росреестр җитәкчелегенә эләгү өчен дә әллә ничә сәгать ишек сакларга кирәкми, ди алар. Моның өчен skype сервисыннан файдаланырга була.
Олы Подберезье авылында яңа табиблык амбулаториясен төзи башлыдылар.
Бүген район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Михайлов Юрий Валтер улы үзенең туган көнен билгели.
Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Барлыгы 12 кеше теркәлгән. Шәхси гражданнарны кабул итү атнаның һәр сишәмбесендә сәгать 8:00-10:00 кадәр була.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм хезмәт итүчеләр өчен Россия Хөкүмәте карары белән расланган “2020 елга кадәр авылларның тотрыклы үсеше” дигән федераль максатлы программа безнең районда да уңышлы тормышка ашырылып килә.