Бүген район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Михайлов Юрий Валтер улы үзенең туган көнен билгели. Юбилее белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, аңа ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар теләде һәм " физкультура һәм спорт өлкәсендә намуслы хезмәте һәм ирешкән уңышлары өчен " мактау грамотасын тапшырды.