7-9 августка кадәр опека һәм попечительлык бүлеге сырхауханә хезмәткәрләре белән берлектә чит кеше баласын тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләрдә булды. Йөрү вакытында 24 гаилә каралды, анда 41 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Бүген Кайбыч районы электр элемтәсе узелы начальнигы урынбасары Шпакова Зөлфирә Әкрәм кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Узган атнада Надеждино авылының күпфункцияле үзәгендә Надежда Карсакова, Наталия Быкова, Илгиз Насыров катнашында концерт узды.
10 авустта Олы Подберезье авылында яңа табиблык амбулаториясен төзү буенча эшләр башланды.
5 августта Байморза авылының мәдәният йорты мәйданчыгында методист һәм китапханәче "Кичке уен" бәйрәмен оештырдылар. Бәйрәмгә балалар, яшьләр һәм авылның актив әбиләре килде.
18-26 августка кадәр 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр «КАМАЗ» мәдәният сарае янындагы мәйданда Бал Спасына багышланган ел да үткәрелеп килүче “2018 елгы бал ярминкәсе” оештырыла.
Кошман авылының Чишмәле урамында халыкның узара салым акчасына юл салу эшләре башланды. Юлларны шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмтуллин сала.
8 августтан алып 12 августка кадәр Көньяк Сахалинда WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” VI нчы милли чемпионат финалы бара. Әлеге чемпионатта Кайбыч районының Морат авылыннан Вероника Салатова катнаша. Без чын күңелдән Вероникага уңышлар телибез!
Юбилярны район башлыгы исеменнән Рәмис Хәялиев котлады һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Кадастр палатасы күчемсез милек әйләнеше сораулары буенча консультация хезмәтләрен ноябрь аеның 2017 елыннан ук күрсәтә.