ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин май бәйрәмнәре белән котлый.
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошинның Җиңү Көне белән котлавы!

 

Милләтләр эшләре буенча Комитет рәисе И.И. Гыйльметдинов Җиңү көне белән тәбрик итә.
 

Олы Кайбыч мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Азалия Җәләлетдинова, Рамилә Әблязова җитәкчелегендә, "вокал-соло" номинациясендә Төркиядә "Төрки дөньясы" Халыкара балалар фестивалендә чыгыш ясады һәм фестиваль дипломанты булды. Ул чын алтын медаль белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз!
 


2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Авыл дэнс" бию коллективы "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең суперфиналында уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынны алып, бүгенге көндә Төркиядә Халыкара балалар фестивалендә катнаша. Фестиваль 26 апрельдән 6 майга кадәр узачак. Аларга уңышлар телик!
 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, Кайбыч районында булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә ул район кырларын очып узды. Аннары хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу Олы Подберезье авыл җирлеге кырында узды.


1
май, 2019 ел
чәршәмбе

30 апрель көнне Ульянково авыл җирлегендә җирле үзидарә көненә багышланган чара узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
 

Татар КВН лигасы эшен дәвам итә! Быел аңа 25 ел тула, шуңа ул яңара — форматын, уен схемасын һәм исемен үзгәртә. Хәзер ул «Әйдә, ШаяРТ!» дип атала. Уен берничә этапта уза. Башта республика районнарында КВН мәктәбе һәм сайлап алу этаплары уза. Иң көчле командалар Казанга фестивальгә чакырыла. Заманча телевизион формат, яңа юмористик шоу. Татарча КВН яңа үрләргә менә.Бәйгене оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр сәясәте министрлыгы һәм “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасы. 
 

30 апрель көнне Олы Кайбычта Россия янгынчылыгының 370 еллыгына багышланган чара узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы, эчке хезмәт капитаны Дамир Ибраһимов, янгын сүндерү хезмәте ветераннары һәм, әлбәттә инде, коткару гарнизоны коллективы катнашты.
 

– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Май ае – табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра, тагын да яхшырак яшәргә омтылыш тудыра. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә. Җылы яз көннәре райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен. Басу-кырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, фәкать уңышлар юлдаш булсын. Авылларыбыз төзекләнсен, матурлансын. Мәктәпләрдә укулар һәр бала өчен уңышлы төгәлләнсен. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкала-рны сөендерик. Бу чорга ниятләгән бөтен уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз! Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә ты-нычлык, исәнлек-саулык телим. Якыннарыгыз белән ярдәмләшеп, һәр көннең матурлыгын күреп яшәргә язсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International