11 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров партиянең Кайбыч җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү вакыты: 10: 00. Адрес: ТР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт. Өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә 2-16-42 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Россия Федерациясе Конституциясенең 59 статьясындагы 1 өлеше нигезендә Ватанны саклау Россия Федерациясе гражданинының бурычы булып тора.
2019 елның 6 июнендә Кече Мәме һәм Федоровское авыл җирлекләрендә "Яшүсмер 2019" ведомствоара профилактик операциясе кысаларында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының профилактика системасы ведомстволары вәкилләре һәм хезмәткәрләре катнашында ведомствоара профилактик чара оештырылды.
Казанда "Яшь профессионаллар" (WoldSkills Russia) җиденче Илкүләм чемпионаты финалы тәмамланды. Татарстан анда медаль зачетында беренче урынны алды. Шулай ук катнашучылар арасында Кече Подберезье авылыннан якташыбыз Алексей Агафонов та бар иде.
12 июнь көнне 15:00 сәгатьтә Колаңгы күпфункцияле үзәгендә Россия көненә багышланган концерт узачак. Концерт Яшел Үзән шәһәреннән "Гармония" иҗат коллективы катнашында узачак. Керү 150 сум. Барыгызны да чакырабыз!
Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу һәм хезмәткә рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә була 2-11-43 яки түбәндәге адрес буенча: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 12 йорт.
Хөрмәтле шигырь сөючеләр! Сезне Пушкин көне белән котлыйбыз!
Кече Мәме, Борындык, Мөрәле, Кошман һәм Кушкүлдә – 9 июнь. Ябалак авыл җирлегендә Сабантуйны илебез халкы өчен мөһим булган Россия көнендә, 12 июньдә уздырачаклар. Узган еллардан аермалы буларак, Олы Урсак авылында Сабантуй быел үткәрелми.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы оешмалары сенаж сала. "Гөбнә" агрофирмасында - 1700 тоннага якын, «Дубрава» агрофирмасында 300 тонна сенаж салынды. Калган хуҗалыклар сенаж һәм печән өчен күпьеллык үләннәрне чабалар.
Персонификацияләнгән исәпкә алу турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, СНИЛС турында мәгълүмат кешегә мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын алмаштыручы электрон яки кәгазь документ (белешмә) рәвешендә биреләчәк. Элек бирелгән иминият таныклыклары да гамәлдә булачак, шуңа күрә гражданнарга документларны сайлап алу өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.