ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Суд карарын үз вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә, әлеге карар белән танылган субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны гарантияли, шулай ук мондый карар белән расланган юридик бурычларны үтәүне гарантияли.
 

Кайбыч районы ГХАТ бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, узган атнада Олы Кайбычта 4 пар никахларын теркәделәр: Олы Тәрбиттән Алексей Малов һәм Альбина Корникова, Олы Кайбычтан Наил Гарәфетдинов һәм Федоровскийдан Илсинә Низаметдинова, Иске Чәчкабтан Ирек Әхмәтов һәм Олы Кайбычтан Алия Низамиева, Хуҗа Хәсән авылыннан Дмитрий Макаров һәм Буа районыннан Марина Васильева.
 

21 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» XX юбилей фестивале узды.  Питрау керәшеннәрнең иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе булып тора. Гадәттәгечә аны изге апостоллар Петр һәм Павел истәлегенә багышланган бәйрәм иттеләр.
 


20
июль, 2019 ел
шимбә

Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Газимҗанова Хәдичә Газимҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шундый истәлекле көн белән юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул Хәдичә Газимҗановнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, шулай ук бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да котлады.
 


19
июль, 2019 ел
җомга

18 июль көнне районда авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә рейд үткәрелде. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева, социаль яклау белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкиле Алия Сафина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Зөлфия Гарәфетдинова, полициянең участок уполномоченныйлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Комиссия Олы Подберезье, Ульянково һәм Федоровский авыл җирлегендә яшәүче гаиләләрдә булды.
 

Бүген район үзәк хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәм хастаханә коллективы юбилярларны: табиб-педиатры Писарева Галина Петр кызын һәм шәфкать туташын Бакаева Дания Салават кызын котладылар.
 

Татарстанда кече хуҗалык формалары уңышлы үсә һәм кул хезмәтен автоматлаштыруга йөз тота.  Хәтта кечкенә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында да саву аппаратларыннан файдаланалар, терлекләрне ашату һәм эчүнең автоном системаларын кертәләр.
 

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджет каршында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуны тыю гамәлдә булуын искәртә.
 


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү максатыннан Кайбыч муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре яфрак азык әзерләүдә катнаштылар.
 

2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасында республика халкы өчен кайнар линия оештырылды. 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР буенча Кадастр палатасының планлы бүлеге башлыгы Ксения Кузнецова гражданнарның мәгълүмат, белешмә, аналитик һәм консультация хезмәтләре күрсәтү тәртибе турындагы сорауларына җавап бирде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International