ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

28 июль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә укучы балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырылды. Әлеге чарада җәйге каникулларда рухи саләмәтләндерү үзәкләрендә 15-27 июль көннәрендә укып йөргән балалар, имамнар, укытучылар һәм Кайбыч районы хакимият башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы һәм администрация вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә балалар чүлмәкләр ваттылар, йөгерделәр, капчык киеп йөгерделәр, мәхәллә исеме өчен аркан тарттылар, һәм туптан булган атларга утырып ат чабышында да ярыштылар. Командалы аркан тарту ярышында беренчелекне Олы Кайбыч авылы балалары, икенче урынны Кошман авылы, өченче урынны Борындык авылы балалары яулады. Нәни балалар өчен җептән уенычыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.


27
июль, 2019 ел
шимбә

Кайбыч муниципаль районында 2019 елның 1 апреленә 185 шәхси эшмәкәр һәм 52 кече предприятие эшли, анда 509 хезмәткәр эшли. Район икътисадының барлык өлкәләре дә диярлек кече бизнес белән колачланган.
 


26
июль, 2019 ел
җомга

          Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда урып-җыю эшләре башлану белән танышты. Ул «Дубрава» ҖЧҖ хуҗалыгында булды, анда беренчеләрдән булып язгы арпа җыя башладылар.
 

26 июль көнне район Советының административ бинасында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев рәислегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә оешма һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты.
 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 20646 га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк булачак.
 


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы тарафыннан 2019 елның беренче яртыеллыгында кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү турында 3800гә якын гариза кабул ителде.
 

Бүген үзенең юбилеен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Камалетдинов Радик Мәҗит улы билгеләп үтә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны шушы истәлекле көн белән котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, эшендә уңышлар теләде, шулай ук агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
 


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Россия укучылары Спартакиадасы кысаларында Раменский шәһәрендә бадминтон буенча ярышлар узды.

Фермерларга  һәм  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерүгә  ярдәм  мәсьәләләрен  23  июльдә  районнарның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  катнашында    видеоконференция режимында     узган киңәшмәдә карадылар,  ул  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Ришат  Хәбипов рәислегендә  узды. 

Кайбыч районы авылларында үзешчән артистлар катнашында "Кичке уен" халык күңел ачулары уза.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International